Татарстанда һава торышы: буран, бозлавык, кар көртләре көтелә

2016 елның 7 ноябре, дүшәмбе

Иртәгә, 8 ноябрь көнне, Татарстан һәм Казан буенча һава торышы шартлары бозылу көтелә. Бу хакта республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитны күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Төнлә буран, көндез юеш кар һәм пыскак яңгыр көтелә. 15-17 метрга кадәр көчәючән җил, бозлавык һәм томан да фаразлана.

Синоптиклар күз күреме 500 метрга кадәр начарлану, бозлавык һәм кар көртләре турында кисәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International