“Алтын көз“ халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең Сокуры авыл җирлеге буенча социаль хезмәткәре Гөлназ Галләмова үз карамагындагы өлкәннәр өчен яраткан туган авыллары Сокуры буйлап экскурсию оештырган.
Экскурсовод ролендә Сокуры китапханәчесе Индира Дебердеева чыгыш ясаган. Ул кунакларны авылның истәлекле урыннарын карарга чакырган һәм Крестовоздвижение чиркәвендә Роман Николаевич һәм Фекла Андреевна гаиләсендә 1743 елда дөньяга килгән уллары Гавриил Романович Державинны чукындырулары турында сөйләгән. Гавриил Романович Державин үз нәселен генә түгел, барлык Казан җирен дә танытты.
80 ел дәвамында чиркәү ташландык хәлдә була һәм характерлы билгеләре буенча гына кирпеч харәбәләрдә провославие храмын танырга мөмкин була.
Хәзерге вакытта чиркәү авыл кешеләре һәм аның кунаклары өчен реставрацияләнгән һәм төзекләндерелгән.