Бүген иртән Премьер-министр урынбасары - Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Лаеш районы Тетеево авылы фермеры Диана Трусенева белән очрашты. Ул очрашуга район башлыгы Михаил Афанасьев белән чакырылган иде. Исегезгә төшерәбез, Трусеневларның гаилә фермасы турында министр «БИЗНЕС Online» интернет-газетасының «Бизнес на селе» http://www.business-gazeta.ru/news/327766 видеорепортажыннан белгән. Басманың журналистлары Татарстан фермерларының үз “сыр бренды“н булдыру турында хыяллануы хакында сөйләгән.
Шәһәр интеллигентлары Трусеневлар очраклы рәвештә фермер булып китәләр: балада аллергия булу сәбәпле табиблар шәһәр янында яшәп торырга тәкъдим итә. Ә монда гаилә мирас буенча авыл йортына да ия була. Аннан соң яшь фермерлар мавыгып китәләр һәм сыр ясау буенча дәреслекләрне мөстәкыйль төстә инглиз теленнән тәрҗемә итәләр, кулдан ясалган җайланмалар кулланалар, ә социаль челтәрләрне үз сәүдәләрен хәрәкәткә китерүче көч итәргә тырышалар. Һәм уңышка ирешәләр. Хәзер алар кәҗәләр баш санын 50гә кадәр арттырырга һәм “сыр бренды“ булдырырга планлаштыралар.
Монда аларга ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та ярдәм итәчәк. Очрашуда катнашучылар "Я люблю" экофермасы эшчәнлеге юнәлешләре турында сөйләштеләр, үсеш юлларын билгеләделәр, Татарстанның “сыр бренды“н булдыру турында фикер алыштылар. Лаеш районында Трусеневлар хуҗалыгы күпләргә билгеле. Алар кәҗә сөтеннән продукция җитештерәләр. Олы уллары Лука да әти-әнисенә ярдәм итә, ул авыл территориясендә сөт продукциясен һәм йомыркалар тарату белән шөгыльләнә, шулай ук хайваннар караша. Гаилә башлыгы Михаил эрерәк күчмә сәүдә белән шөгыльләнә, нигездә сату Казанда гамәлгә ашырыла. Район хакимияте экоферма эшчәнлегенә бар яктан ярдәм итә. Хәзер ул зураячак, чөнки очрашуда ерак киләчәккә караган планнар билгеләнде, алар республиканың сыр базарына кагылырга мөмкин. Сүз уңаеннан, Трусеневлар баласына аллергияне җиңәргә үз вакытында авыл һавасы һәм кәҗә сөте булышкан.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте