Яшь белгечләр өчен “подъемныйлар“

2016 елның 8 ноябре, сишәмбе

Аграр вузлар һәм сузлар тәмамлап бу сезонда район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшкә урнашкан биш яшь кешегә якын арада 100 меңнән 200 меңгә кадәр акча түләнәчәк. Яшь белгечләрнең өчесе “Ак Барс“ кошчылык комплексы“ филиалы “Яратель“ кошчылык фабрикасында һәм берәр белгеч “Сөт иле“-“Лаеш“ ЧҖҖ филиалында һәм “Заря- ЧҖҖдә хезмәт куя. Алар арасында Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясен тәмамлаган өч кеше, ЛТЭТ һәм Казан автотранспорт техникумын тәмамлаган ике кеше бар. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы яшь белгечләргә башка дәүләт ярдәме дә күрсәтә. Яшь белгечнең төп хезмәт хакына ай саен 6204,0 сум өстәмә акча түләнә.
Авылда эшләүче яшь белгечләр «Устойчивое развитие сельских территорий на 2014-2017 годы и на период до 2020 года» ФЦП программасы буенча үзләренең торак шартларын яхшырта ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International