Казан шәһәренең Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында татар интернет-проектлары эшләүчеләр - «Белем җәүһәрләре» VII бөтендөнья конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Конкурсны Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР мәдәният министрлыгы һәм «Фонд развития Татнета» НКО оештырган.
Имәнкискә мәктәбе педагог-китапханәчесе Кәүсәрия Гаянова әлеге конкурста биш номинациядә катнашты. Конкурс нәтиҗәләре буенча бар биш сайт та призлы урыннар алды: 2 сайт – беренче урын, ике сайт – икенче урын, бер сайт – дипломант.
Кәүсәрия Гаяз кызы булдырган сайтлар һәм сайт-проектлар ел саен республика конкурсларында да, Бөтенроссия конкурсларында да призлы урыннар алалар. Хәзерге вакытта ул рус һәм татар телләрендә төрле тематикалы 30 сайт алып бара.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте