Лаеш шәһәре мәдәният йортында “ТРда елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе“ республика конкурсы нәтиҗәләре буенча “Иске Пристань“ территориаль иҗтимагый үзидарәсе активистларын хөрмәтләү булды.
Бәйрәм чарасында район башлыгы урынбасары Илгизә Тимершина, Лаеш шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Владимир Яковлев, “Бердәм Россия“ партиясенең җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Роза Мышева, ТИҮ, урам комитетлары, ветераннар советы рәисләре катнашты. Чәй артында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР муниципаль берәмлекләр Советы, район башлыгы Михаил Афанасьев һәм ТИҮләргә төрле яктан ярдәм күрсәткән иганәчеләр адресына рәхмәт сүзләре һәм котлаулар яңгырады. Шулай ук очрашуда катнашучылар эш мәсьәләләрен, 2017 елда халык белән эш буенча планнар һәм тәкъдимнәрне карап тикшерделәр.
“Иске Пристань“ ТИҮ рәисе Р.Х.Вәлиева һәм “Столбище“ ТИҮ рәисе И.Ш.Хаҗиев “Татарстан Республикасында елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе“ республика конкурсының беренче дәрәҗә җиңүчеләре булды. Аларның грантлары күләме һәр ТИҮгә 665 мең сум. “Габишево“ ТИҮ рәисе Л.Н.Варфоломеева – бишенче дәрәҗә җиңүче 160 мең сум грант алды
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте