«Россия – Культура» телеканалында Лаеш районы турында документаль фильм күрсәтәчәкләр. Анда Татарстан халыкларына багышланган картина премьерасы булачак. Аны күрсәтү «Россия, любовь моя!» программасы кысаларында үтәчәк дип хәбәр итәләр телеканалда. Фильм республикада 29 августтан 11 сентябрьгә кадәр төшерелгән һәм Казанны, Аксубай, Балтач, Яшел Үзән, Лаеш, Мамадыш, Спас, Тәтеш районнарын колачлаган. Төшерү төркеме Татарстан башкаласында “Кырлай“ аттракционнар паркын, “Казан Кремле“ музей-тыюлыгын, “Казан“ гаилә үзәген, Татарстан халыклары дуслыгы йортын төшергәннәр. 30 августта кинематографистлар “Уйна, гармун!“ XXXI республика халык иҗаты бәйрәмендә, “Казан сөлгесе“ халык сәнгате фестиваль-конкурсында, халык күңел ачуларында булдылар һәм бәйрәм салютын төшерделәр. Спас районында Болгар тарихи-этнография музей-тыюлыгы, ә Яшел Үзәндә – Свияжск утрау-шәһәре һәм «Татар авылы» ачык һава астындагы татар этнографик музее мәңгеләштерелгән. Фильмга республика районнарының фольклор коллективлары да кергән. Шулай ук Лаеш районы халыкларының гореф-гадәтләре һәм йолалары да төшерелгән. Фильм «Укрепление единства российской нации и этнокультурное развитие народов России (2014-2020 годы)» федераль максатчан программа кысаларында булдырылган.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте