Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьевның Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән котлавы

2016 елның 10 ноябре, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле полиция хезмәткәрләре һәм ветераннар!
Һөнәри бәйрәмегез – Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән котлауларны кабул итегез. 
Өлкән буыннарның данлы традицияләрен дәвам итеп, эчке эшләр органнары хезмәткәрләре халыкны хокук бозулардан ышанычлы саклау өчен мөмкин булганның барын эшлиләр, җинаятьчелек күренешләренә каршы торалар, җәмәгать тәртибен саклыйлар һәм гражданнарыбызның иминлеген тәэмин итәләр. 
Районыбызда да, республикада да тынычлык һәм тотрыклылык булдыру буенча оператив-хезмәт бурычларын үтәүче полиция хезмәткәрләре үз хезмәт вазифаларын намус белән үтиләр, россиялеләрнең хокукларын һәм ирекләрен яклыйлар, конституцион бурычларына һәм Антларына тугрылык саклыйлар. 
Сезгә һәм сезнең гаилә әгъзаларына чын күңелдән нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, бәхет-шатлык, түземлек, иминлек һәм Ватанга хезмәттә уңышлар телим.
ТР Лаеш районы башлыгы М.П.Афанасьев.
P.S. Бүген Лаеш районы полиция бүлегендә 134 кеше эшли, ә гомумән алданда Россия ЭЭМ сафларында 900 000 хезмәткәр хезмәт итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International