Хәерби авыл җирлегендә балалар саны өчкә артты

2016 елның 11 ноябре, җомга

Хәерби авыл җирлегендә балалар саны өчкә артты. Хәерби авылында яшәүче Гөлназ һәм Фәнис Мөбарәкшиннар гаиләсендә берьюлы озак көтелгән өч малай туды. Әлеге парның гаилә тормышы тәҗрибәсе шактый инде – 15 ел. Фәнис һәм Гөлназ шушы авыл кешеләре, барысының күз алдында үскәннәр һәм укыганнар, нык гаилә корганнар. Бергәләп барлык уңайлыклары булган яңа матур йорт төзегәннәр, шәхси ярдәмче хуҗалык һәм бакча тоталар, мал-туар асрыйлар. Гомумән, барысы өчен үрнәк булырлык матур, яшь гаилә. Фәнис Хәерби авыл җирлеге Советы депутаты да булып тора. Әлеге гаиләгә бәхет, сәламәтлек, иминлек һәм уңышлар телибез. Афәрин!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International