Росреестрның Татарстан Республикасы идарәсе күчемсез милеккә хокукны рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча “Бердәм консультацияләр көне“ үткәрә.

2016 елның 11 ноябре, җомга

17 ноябрьдә Росреестрның Татарстан Республикасы идарәсе “Бердәм консультацияләр көне“ үткәрә.
Бу көнне, гадәт буенча, күчемсез милеккә хокукларны рәсмиләштерү процессына катнашучы төрле оешмалар: Росреестр, Кадастр палатасы, Пенсия фонды һәм Салым хезмәте белгечләре җәлеп ителәчәк. 
Казанда “Бердәм консультацияләр көне“ Росреестрның Татарстан Республикасы идарәсенең Үзәк офисында түбәндәге адрес буенча үткәреләчәк: Авангардная урамы, 74 йорт, 7нче керү урыны, 13сәгатьтән 18гә кадәр. 
Моннан тыш, белгечләр ведомствоның Көньяк (Җиңү Проспекты урамы, 100 йорт), Яңа Савин (Ямашев урамы, 82) һәм Зареченский (Гагарин урамы, 103 йорт) бүлекләрендә консультация бирәчәк.
Муниципаль районнарда яшәүчеләр өчен “Бердәм консультацияләр көне“ Росреестрның Татарстан Республикасы идарәсенең барлык территориаль бүлекләрендә үтәчәк.
Белешмә өчен: чара вакытында теләге булган һәркем күчемсез милеккә хокукларны дәүләт теркәве мәсьәләләре буенча, шул исәптән балигъ булмаганнар катнашында, ана капиталын файдаланып, милеккә салым чигерүе алып, күчемсез милеккә салым, шулай ук җир законнары, кадастр исәпкә алу һәм кадастр бәясе мәсьәләләре буенча консультация ала ала.      

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International