Район башлыгы Михаил Афанасьев ЭЭМның ТР ЮХИДИ бүлеге начальнигы белән очрашты

2016 елның 14 ноябре, дүшәмбе

Район башлыгы Михаил Афанасьев ЭЭМның ТР ЮХИДИ идарәсе юл хәрәкәте иминлегенең пропаганда бүлеге начальнигы, полиция полковнигы Дамир Бикмөхәммәтов белән очрашты, анда шулай ук Лаеш районы ЮХИДИ бүлеге начальнигы Альберт Борһанов та катнашты. Очрашуда алар Лаеш районында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Яклар 2016 елдагы эшкә йомгак ясадылар һәм 2017 елга планнар билгеләделәр. Шулай ук юл хәрәкәтендә катнашучыларның яктылык кайтаручы элементлар куллануы һәм 12 яшькә кадәрге балалар өчен тотып торучы креслолардан файдалану хакында да сүз булды.
Кадерле дуслар! Юл иминлеге кагыйдәләрен үтәүнең зарурлыгы турында исегезгә төшерәбез! Куркынычсызлык өчен яктылык кайтаручы элементлары булган киемнәр киегез! Балалар креслолары турында да онытмагыз!
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International