Комлы Ковали урта мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Динә Җәләлетдинова халыкара “Илһамият“ сөйләм һәм вокаль сәнгать конкурс-фестивалендә “Аерым җырлау“ номинациясендә беренче дәрәҗә лауреат булды. Лаеш районы талантларга бай: безнең кызлар мактау пьедесталына менде. Динә Җәләлетдинованың “Аерым җырлау“ номинациясендәге беренче урыныннан тыш, шул ук номинациядә Кече Елга авылыннан Айгөл Гыйниятова икенче дәрәҗә лауреат, ә аның туганы Ләйлә Гыйниятова конкурс дипломанты булды.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте