Казанда 12 ноябрьдә “Дзюдо ветераннары – балаларга“ девизы астында дзюдо буенча VIII традицион турнир булды. Ярышлар 2008 елдан үткәрелә. Әлеге турнирда Казан, Йошкар-Ола, Чабаксар, Пермь һәм Идел буе федераль округының башка күп шәһәрләреннән командалар катнашты. Турнирда Лаеш шәһәре балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбенең Сокуры урта мәктәбе филиалы тәрбияләнүчесе Ислам Сабиров (тренеры Р.А.Насыйбуллин) 50 кг авырлык категориясендә 3 урын алды.
Тренерны һәм аның тәрбияләүчесен чираттагы җиңү белән котлыйбыз!
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте