20 ноябрьдә Лаеш районының 22 авыл җирлегендә гражданнарның үзара салымы буенча референдум булачак. Исегезгә төшерәбез, Татарстанда әлеге программа ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә тормышка ашырыла. Халыктан җыелган һәр сумга республика бюджетыннан 4 сум бүлеп бирелә. Шулай итеп, гражданнарның җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүдә үзләре катнашу мөмкинлеге барлыкка килә. Үзара салым акчаларын туган авылны төзекләндерүгә тотарга мөмкин.
Барыгызны да20 ноябрьдә 7 дән 20 сәгатькә кадәр үз участокларыгызда көтәбез.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте