Комлы Ковали мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Вероника Җамалиева “Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге“ республика мәдәни-белем бирү проекты кысаларында мәктәп укучылары арасында конкурста “Мәктәп укучысының иң яхшы мәдәни көндәлеге“ номинациясендә җиңүче булды. “Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге“ – Татарстанның әһәмиятле мәдәни-белем бирү проекты. Ул Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов патронатында мәдәният министрлыгы, мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте