Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музее грант отты

2016 елның 16 ноябре, чәршәмбе

Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музее чираттагы мәртәбә Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантын отты. Грантлар мәдәният һәм сәнгатьнең муниципаль учреждениеләре иҗат коллективлары проектларын яклауга юнәлтелгән. “Музей-күргәзмә эшчәнлек“ номинациясендә Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музее җиңүче булды. Музей «Исчезнувшие села. История. Память…» проектын тәкъдим итте. Моннан тыш, Лаеш ягы музееның китап фондларын төп саклаучысы Светлана Багрянова «Профессионал» номинациясендә мәдәният, сәнгать һәм кинематография учреждениеләренең иң яхшы хезмәткәрләрен яклау өчен каралган ТР Хөкүмәте грантына ия булды. 
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International