Бүген Орелның “Ласточка“ балалар бакчасы базасында «Этнокультурная составляющая как условие социализации детей при обучении татарскому языку» темасына мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең татар телен өйрәтү буенча һәм татар төркемнәре тәрбиячеләренең район методик берләшмәсе булды. Әлеге семинарның максаты – күпмилләтле дәүләт шартларында төбәк мәдәни традицияләрен һәм үзенчәлекләрен яклау һәм үстерү. Чара гадәт буенча балаларның кунакларны сәламләве белән башланды, балалар бакчасы тамашачыларны үзенең визит карточкасы белән шатландырды. Семинарның бурычларын үтәү, балаларны, тәрбиячеләрне һәм әти-әниләрне Татарстан Республикасының этномәдәни кыйммәтләренә якынайту шартларын карау өчен анда катнашучылар Орел балалар бакчасы мисалында азкомплектлы мәктәпкәчә учреждениедә этномәдәни аспектны куллану буенча балалар бакчасының белем бирү эшчәнлеген карадылар һәм анализладылар. Шулай ук балалар иҗатын үстерү чарасы буларак, әдәби-эстетик чарага анализ ясадылар. Моннан тыш Орел балалар бакчасы “Мой родной край и его природа“ режимлы моментларны оештыруны тәкъдим итте. Доклад белән Лаешның «Радуга» һәм «Березка» балалар бакчалары, Кече Елга, Имәнкискә һәм Никольский балалар бакчалары тәрбиячеләре чыгыш ясады.