РФ Дәүләт Думасы депутатлары гражданнарны онлайн кабул итү үткәрә

2016 елның 17 ноябре, пәнҗешәмбе

“Бердәм Россия“нең 15 еллыгына туры китерелгән гражданнар кабул итү ункөнлеге кысаларында Татарстандагы бердәмроссиялеләрнең төбәк башкарма комитеты һәм “Вверх“ порталы РФ Дәүләт Думасы депутатлары тарафыннан гражданнарны онлайн кабул итүләр сериясе үткәрәләр. Аларның беренчесе Александр Сидякин булачак. Александр Геннадьевич белән Татарстан теләсә кайсы кешесе аралаша алачак – моның өчен үз соравыңны 23 ноябрьгә кадәр (ул көнне дә кертеп) info@vverh-tatarstan.ru адресына җибәрергә кирәк (үзегез белән таныштырырга һәм үзегез яшәгән торак пунктны күрсәтергә онытмагыз). Кабул итүне онлайн тапшыру 24 ноябрьдә сәгать 10 нан башлап “Вверх“ порталында (vverh-tatarstan.ru) һәм “Бердәм Россия“нең төбәк бүлеге сайтында (tatarstan.er.ru) алып барылачак.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International