Чирпы авылында яңа кәшәнә түбәсенә гөмбәз урнаштырдылар

2016 елның 17 ноябре, пәнҗешәмбе

Чирпы авылында җирле кешеләр акчасына төзелүче яңа кәшәнәгә гөмбәз урнаштыру булды. Чарада район Советы аппараты җитәкчесе Илнар Хантимеров, район башкарма комитеты эшләр идарәчесе Виктор Воробьев, Чирпы авыл җирлеге башлыгы Радик Евдокимов катнашты. Шулай ук авыл өчен шундый истәлекле вакыйга хөрмәтенә Казаннан ТР исәп палатасы рәисе Алексей Демидов кайтты. Бу очраклы түгел, чөнки гөмбәз аның акчасына ясалган һәм урнаштырылды. Кәшәнә төзүдә Чирпы авылында яшәүче Петр Павлович Воробьев шактый ярдәм күрсәтте, ул аны салу өчен 500 мең сум акча бирде. 
Бу изге эштә авыл кешеләре дә катнашты. Алар үзләре баштан ук кәшәнә салу инициаторы булган Елена Кузнецованың актив эшен югары бәялиләр. 
Районның дин башлыгы Федор атакай гөмбәз белән качны изгеләндерде, ә аннан соң барасының күз алдында төзүчеләр аларны храм түбәсенә урнаштырдылар. Моннан соң ул Чирпы авылы кешеләренә мөрәҗәгать итте һәм моның Лаеш районында төзелүче икенче кәшәнә булуын билгеләде, берәү Сокурыда төзелгән. Үз чиратында авыл кешеләре иҗтимагый позицияләре өчен Алексей Демидовка, Пётр Воробьевка һәм Елена Кузнецовага, шулай ук дин әһелләренә төрлечә ярдәм итүе өчен район башлыгы Михаил Афанасьевка рәхмәт белдерделәр.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International