Мин һәм минем хокукларым!

2016 елның 18 ноябре, җомга

Бүген, Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне үткәрү кысаларында, “Алтын көз“ халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында “Мин һәм минем хокукларым“ темасына чара үтте.

Чараның максаты - балаларны бала хокуклары турында Конвенциядә билгеләнгән аерылгысыз хокуклары белән таныштыру, балалар игътибарын кеше хокукларын үтәү проблемаларына җәлеп итү.

Кешедән нәрсә ул хокук дип сораганда еш кына ул болай җавап бирә: “Ул кешенең ни дә булса эшли алуы, аның иреге дәрәҗәсе“. Сүзнең тар мәгънәсендә бу чыннан да шулай, әмма әгәр һәркемнең дә бары хокуклары гына булса, җәмгыять бер-берсеннән нидер таләп итүче кешеләргә әйләнер иде. Кызганычка каршы, кайбер кешеләр бары үз хокукларын гына хәтерлиләр, ә бурычлары һәм башка кешеләрнең хокуклары турында оныталар. Бурычлардан башка хокуклар була алмый, шуңа күрә хокук – ул хокуклар һәм бурычлар системасы. Аңлы рәвештә хокукый нормаларны үтәп, кеше башкалардан да аларны үтәүләрен көтәргә һәм таләп итәргә хокуклы.

Дәрес барышында балаларны уен формасында бала хокуклары, бала хокукларын яклау, бала хокукларын һәм бурычларын билгеләүче норматив-хокукый актлар белән таныштырдылар.

Ахырда балалар бөтенләй кагыйдәләрсез яшәргә ярамаганлыгы турында нәтиҗәгә килделәр. Алар булырга тиеш һәм тәртип булсын өчен аларны үтәргә кирәк. Безнең дәүләттә хокук һәм закон беренче урында торалар. Һәр кеше хокукларны үтәргә һәм закон бозмаска тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International