Татарстан буенча сәяхәт итү кысаларында Инстаграмда @tatar_malay буларак билгеле беренче татар блогеры Ринат Галиәхмәтов Лаеш районында булды. Монда ул тарихи һәм матур урыннар белән танышты. Аның максаты – безнең районның бар матур якларын күрсәтү. Үзенең турнесы барышында татар малай Сокуры, Каипы, Егорьево, Чирпы, Урта Девятово, Шуран һәм Комлы Ковали авылларында булды. Сокурыда ул 280 еллык агач тарихы белән танышты, Егорьевода Г.Р.Державин һәйкәле янында һәм аның әти-әнисе каберендә булды, Каипыда мәчетне карады. Чирпы авылы аны тарихи чиркәве тарихы белән кызыксындырды, Урта Девятовода - алпавыт П.В.Щетинкинның йорты һәм Чишмә, Шуранда – гадәти булмаган матурлык, Комлы Ковалида – “Рамаев“ фермер хуҗалыгы җәлеп итте. Блогер Лаеш районының тарихи һәм матур урыннарга бай булуына сокланды. Ул шулай ук Лаешта да булды, район башлыгы Михаил Афанасьев белән очрашты. Аннан соң татар малай Ак таулар табигате һәм Кама яр буе белән хозурланды. Лаеш районы белән танышуы азагында Ринат Галиәхмәтов безнең район артистларының Ракета гаскәрләре һәм артиллерия көнендә Казан танк училищесында куйган концертын карады.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте