"Ты одна мне несказанный свет"

2016 елның 25 ноябре, җомга

Үзәк китапханәдә Әниләр көненә шундый исем астында ял кичәсе үтте. Хатын-кыз – ана – тормыш башлангычы, Йорт, Тормыш, Мәхәббәт, Күңел һәм югары Рухны саклаучы. Әниләр көне – иң якын һәм кадерле кешеңә ярату һәм рәхмәт сүзләре әйтү, юмарт ана йөрәге һәм аның мәхәббәте өчен, кайгыртучан һәм ягымлы куллары өчен ихтирамыбызны җиткерү өчен тагын бер сәбәп.
Монда җыелганнар, «Огонек» һәм «Вдохновение» клублары әгъзалары өчен махсус «Тепло сердец для любимых мам» каналы әзерләнде. Бәйрәмчә мәгълүмати каналда кунаклар түбәндәге тапшыруларны күрә алдылар:
Яңалыклар, «Пока все дома». «Устами младенца», «Угадай мелодию», «Минута славы», «Смак», «Танцы со звездами», «Поле чудес». Чараны музыкаль паузалар, уеннар, махсус шаян репортажлар бизәде. Бәйрәмгә иҗат белән мавыккан кешеләр чакырылган иде, алар үзләренең «Мастерица» клубынтәкъдим иттеләр, гимн һәм үз иҗатлары турында такмаклар башкардылар, үз мавыгуларының серләре белән уртаклаштылар. Кунаклар вакытны күңелле һәм файдалы үткәрделәр, ял иттеләр, конкурсларда катнаштылар, үзләренең яраткан җырларын җырладылар һәм шигырьләр укыдылар. Әлеге очрашу турында истәлеккә һәркем бүләк алды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International