Татарстан Республикасы икътисад министрлыгы кече һәм урта эшмәкәрлекне дәүләт яклавы буенча чаралар кысаларында кече һәм урта эшмәкәрлекнең яңа эш башлаучы субъектлары өчен «Бизнес-десант» бушлай өйрәтү семинарлары сериясе үткәрә.
Чарада профессиональ бизнес-тренерлар, уңышлы эшмәкәрләр командасы, салым законнары, юриспруденция һәм сатып алу эшчәнлеге тармагында законнар буенча экспертлар, шулай ук Татарстан Республикасының эшмәкәрлеккә ярдәм итү Үзәге хезмәткәрләре катнашачак.
Чара 2016 елның 1 декабрендә 15 сәгатьтә Лаеш шәһәре, Лебедева урамы, 30 йорт адресы буенча район мәдәният йорты бинасында булачак.
Үз эшен нульдән башларга теләге булган һәркемне чарада катнашырга чакырабыз.