Республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү

2016 елның 28 ноябре, дүшәмбе

26 ноябрьдә Лаеш ягы музеенда Татармультфильм берләшмәсе оештырган “Татарстанның мәдәни мирасы” республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды. Чарада катнашучылар өчен музейлар буйлап экскурсия, осталык сәгате, "Путешествие по станциям" уен-танып белү программасы оештырылган иде.
Һәр бала үзенең “Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге” дип аталучы шәхси көндәлегендә Г.Р. Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда булу турында язма алды. Ул “Г.Р. Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда мәдәният дәресе” печате белән расланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International