Лаеш районы укучылары Ватан тарихы буенча тест бирүдә катнаштылар

2016 елның 29 ноябре, сишәмбе

26 ноябрьдә Лаеш шәһәренең 1 гимназиясе 9-11 сыйныф укучылары Россия тарихы буенча Бердәм тест бирү көнендә катнаштылар. Гимназия базасында Ватан тарихыннан тест үтү өчен мәйданчык ачылган. Шуны әйтергә кирәк, проектның координаторы РФ Дәүләт Думасы каршындагы Яшьләр парламенты рәисе Мария Воропаева.
Әлеге проект 2015 елның июленнән гамәлгә ашырыла. Анда россиялеләр генә түгел, ә АКШ, Азәрбайҗан, Беларусь һәм башка күп кенә илләрдәге ватандашларыбыз да катнаша. 
Россия тарихы буенча тест үтүгә быел 33 илдән 250 000 нән артык кеше килгән, 4000 мәйданчык эше оештырылган.
Бу проектның максаты – илебез язмышына катнашыбыз булу хисен формалаштыру, яшьләр арасында ватан геройларын популярлаштыру. Гимназистлар үзләренең ватан тарихыннан белемнәрен күрсәтә алулары белән генә түгел, ә үз тамырларына, үз башлангычларына кагыла алулары белән дә горурланалар.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International