Бәйсез булырга өйрәнәбез

2016 елның 29 ноябре, сишәмбе

Бүгенге көндә тернәкләндерүнең иң актуаль юнәлешләренең берсе – инвалид балаларда социаль бәйсезлек күнекмәләре формалаштыру һәм үстерү.
Лаешның тернәкләндерү үзәгендә педагоглар ел саен инвалид балаларга көнкүреш һәм уен хәлләрендә элементар көнкүреш күнекмәләре бирәләр: үз-үзеңә хезмәт күрсәтүдән – караватны җыю, шәхси әйберләрне карап тору, уен материалларын җыештырудан башлап, бу гамәлләрне башкару кыен булган балаларга булышуга кадәр.
Бу күнекмәләрне булдыруда педагоглар һәм психологларга күп функцияле “Дон” комплексы яхшы ярдәмче булып тора. Ул социаль-тернәкләндерү чараларының бик зур комплексында иң нәтиҗәле звеноларның берсе. “Дон” комплексына 11 планшет һәм стенд керә, алар хәрәкәт функциясен, вак моториканы һәм интеллектуаль күнекмәләрне үстерү дәресләре үткәрү мөмкинлеге бирәләр. Мәсәлән, төрле краннар, йозакларны ачу-ябу, вак һәм эре детальләрне бору, “Мозаика” планшетында төсләр һәм формаларны өйрәтү, махсус өстәл уеннарында вак һәм эре моториканы үстерү.  
Дәресләр уен формасында узалар, ардырмыйлар, балаларны да, өлкәннәрне дә мавыктыралыр. Машаның әнисе сүзләреннән: “Кыз “Дон” тренажерында кызыксынып шөгыльләнә һәм су кранын мөстәкыйль төстә ачарга өйрәнде инде”. 
“Дон” комплексы уен мохите шартларында төрле күнегүләрнең киң комплексын үткәрү, шул исәптән логик һәм абстракт фикер йөртүне үстерү мөмкинлеге бирә.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International