Балалар йортында тәрбияләнүчеләр “Нечкәбил” конкурсы финалында булдылар

2016 елның 29 ноябре, сишәмбе

“Нечкәбил” хатын-кыз матурлыгы, аналар һәм гаилә республика конкурсы Татарстан Республикасы Президенты Миңнеханов Рөстәм Нургали улы ярдәмендә уза. Ул 2004 елдан башлап үткәрелә. Ун ел эчендә “Нечкәбил” конкурсы киң масштаблы һәм сорау зур булган социаль-мәдәни проектка әйләнде. 
“Нечкәбил” конкурсы – ул татарстанлыларның гаилә кыйммәтләрен саклый, халык гореф-гадәтләрен, өлкәннәрне хөрмәт итә, бәхетле балалар үстерә торган бәхетле гаиләләренеө реаль тарихы. Ачык һәм эмоциональ формалар аша “Нечкәбил” конкурсы гаиләнең социаль әһәмиятен ныгытуга этәргеч ясый, балаларда патриотизм һәм үзе һәм якыннары өчен горурлык хисе тәрбияли, бүгенге көндәге хатын-кыз – ана: актив, максатчан, һөнәри яктан җитлеккҗн кеше образын раслый. 
26 ноябрьдә “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында  “Нечкәбил” конкурсының финалы булды. Анда конкурсантлар гаиләләре белән бергә куелган номерлары белән катнаша. Финалда уңышлы карьера ясаган һәм гаилә турында кайгыртуны иҗтимагый эшчәнлек һәм хәйриячелек белән гармонаияле төстә берләштерә алган 12 хатын-кыз катнашты. Конкурс финалының иң югары титуллары: «Алтын Нечкәбил», «Көмеш Нечкәбил», «Энҗе Нечкәбил», «Иң Нечкәбил».
Балалар йортында тәрбияләнүчеләр ел саен конкурс финалистларын бүләкләү тантанасына баралар. Безнең Нечкәбил белән дуслык инде күптәннән килә. Хәйриячелек – әлеге проектның иң әһәмиятле юнәлешләренең берсе, аның катнашучылары һәрчак безнең балаларга ярдәм итәләр, бүләкләр бирәләр, төрле экскурсияләр һәм сәяхәтләр оештыралар. Алар безнең балаларга үз йөрәкләре җылысын бирәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International