Россиядә футбол буенча FIFA 2018 дөнья чемпионаты и FIFA 2017 Конфедерацияләр Кубогы алдыннан, бүген иртән Лаеш техник-икътисад техникумына Казан шәһәренең "Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе" вәкилләре килде. Алар Чемпионатка һәм Конфедерацияләр Кубогына, волонтерлык программасына, футбол кыйммәтләренә, шулай ук студентларның актив тормыш рәвешен популярлаштыруга багышланган “Футбол дәресе” үткәрделәр.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте