Лаеш районының Кече Елга авылыннан Гафур Зарипов 30 елдан артык умартачалык белән шөгыльләнгән. “Гаилә фермасы” республика программасы ярдәмендә ул терлекчелек белән шөгыльләнү мөмкинлеге алган.
Хәзерге вакытта фермада 50 баш мөгезле эре терлек һәм 8 ат бар. Үгезләр нәселле, аерым ит токымлы. Итне Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәсендә саталар.
Гафур Борһан улы умартачылык турында да онытмый. Умарталар саны даими төстә арта. Фермер “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исеменә лаек булган. Санкт-Петербургта «АгроРусь» күргәзмәсендә аны “Умартачылык буенча иң яхшы гаилә фермасы” номинациясендә алтын медаль белән бүләклиләр. Узган ел Зарипов “Ел эшмәкәре. Алтын йөзлек” конкурсы лауреаты булды.
-Татарстанда кече бизнес алып бару өчен яхшы шартлар тудырыла, - ди оптимизм белән фермер. – Тырышып эшләргә кирәк, ә калганнары булыр.
Гафур Зарипов кебек булдыклы һәм нык хуҗалык алып баручылар булганда Лаеш районының авыл хуҗалыгы ышанычлы кулларда.