Инвалидлар ункөнлегенең икенче көнендә Лаешның тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар өчен ике чара үтте: үсмерләр өчен “Киләчәгем минем кулымда” социаль-психологик тренингы һәм әти-әниләр белән «Информационная доступность родителей в сфере социального обслуживания» темасына әңгәмә.
Тренингта педагог-психолог һәм социаль педагог үсмерләргә үзләренең тормыш максатларын билгеләргә, үз көчләренә һәм мөмкинлекләренә ышанычны арттырырга ярдәм иттеләр. Чара азагында «Я хочу», «Я могу» темаларына анкета үткәрелде.
Консультация үткәргәндә социаль адаптация бүлеге мөдире Алсу Волкова әти-әниләрнең социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә норматив-хокукый актлар буенча белемнәрен актуальләштерде; балаларны тернәкләндерүнең белгечләр эшендә кулланыла торган нәтиҗәле социаль-педагогик һәм социаль-медицина методикалары и технологияләре турында сөйләде.