Хөрмәтле Имәнкискә авылында яшәүчеләр! Яңа елга караган “Имәнкискә – әкияти шәһәрчек” махсус проект-конкурс старт алу турында хәбәр итүгә шатбыз.
Конкурсның асылы мондый – Имәнкискә авылының үзәк урамы буйлап (башка урамнарда да ярый) кар фигуралары һәм скульптуралары ясарга, аларны бар торак пунктның бизәге булырлык итеп бизәргә. Фантазияләр, шедеврларыгыз формалары һәм эчтәлекләре буенча бернинди чикләүләр юк. Бу проект-конкурста авылның үзәк урамындагы барлык йорт хуҗалыклары территорияләре катнашу максатка ярашлы.
Иң яхшы кар фигуралары ясаган оста хуҗалыкларны бүләкләр көтә:
1 урын – 5000 сум;
2 урын – 3000 сум;
3 урын – 2000 сум.
Җиңүчеләрне Яңа ел алдыннан билгеләячәкбез. Шулай итеп, проект-конкурста катнашучы иң активлар һәм иҗадилар Яңа елга шактый күләмдә акчалата призларга ия булырлар, ә Имәнкискә авылы кар фигуралары һәм скульптураларыннан торган әкияти шәһәрчеккә әйләнер. Иң мөһиме – үз эшләрегезнең фотоларын яки видеоматериалларын (иҗат процессын) Instagramга куярга онытмагыз. Моның өчен #сказочноеименьково хештегын файдаланыгыз (шул исәптән фаворитларны билгеләү өчен дә), ә без аларны бар дөньяга күрсәтербез!