Узган ялларда Казанда 2001 елгы һәм аннан яшьрәк балалар арасында “Ак Барс” көрәш клубы призларына көрәш буенча ярышлар үтте. Лаешның көрәш мәктәбендә тәрбияләнүчеләр аларда актив катнаштылар: Әнвәр Гарипов икенче призер булды, Инсаф Кәлимуллин, Рафис Зарипов, Әмир Балканский, Инсаф Вәлиев һәм Аяз Гарифуллин бронза медальләр яуладылар.
Тренерларны һәм яшь спортчыларны котлыйбыз!
РТ Лаеш районы матбугат хезмәте