Район башлыгы Михаил Афанасьев Польша татарлары берлегенең PR-белгече Мансур Адамович белән очрашты. Алар уртак хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар. Хәзерге вакытта якташыбыз Лондонда яши, әмма якын арада Татарстанга күчеп кайтырга планлаштыра, чөнки үз тормышын татарлар Ватаны белән бәйләргә тели. Моның өчен Мансур Адамович Лаеш районы территориясен сайларга уйлый. Монда ул теплицалар төзергә планлаштыра.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте