Район башлыгы Михаил Афанасьев “Язылу бүләк ит-2017” акциясен яклады

2016 елның 7 декабре, чәршәмбе

Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев “ТАТМЕДИА” АҖ һәм шәхсән аның генераль директоры Андрей Кузьмин башлаган “Язылу бүләк ит-2017” акциясен яклады. Район башлыгы Лаеш шәһәре почта бүлегенә махсус килде һәм Лаеш балалар йортын, интернат мәктәпне һәм инвалид балалар өчен тернәкләндерү үзәген балалар һәм үсмерләр газета-журналларына яздырды: татар һәм рус телләрендә “Чаян” һәм “Сабантуй” газеталарына, “Салават күпере”, “Ялкын” һәм “Казан” журналларына. Балалар районда барган бар вакыйгалардан хәбәрдар булсын өчен Михаил Афанасьев шулай ук Лаеш районы газетасы “Кама ягы”н да яздырды. Яңа ел алдыннан район башлыгы социаль тармак учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр өчен менә шундый бүләк ясады.
Лаеш почта бүлегендә яңа ел чыршысы да бар – “Теләкләр агачы”, ул кар бөртекләре – буш квитанцияләр белән бизәлгән. Район башлыгы визитыннан соң аларның берсе «Сто лет здоровья» газетасына язылган билгесе белән Лаеш балалар йортына китте.
Кадерле дуслар! Сезнең һәркайсыгыз мондый бүләк ясый ала, әле Яңа елга кадәр вакыт бар.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International