Казан шәһәренең Г.Камал исемендәге театрында яшь башкаручыларның “Татар моңы” халыкара телевизион конкурсы гала-концерты булды. Ул ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов патронажында үтә. Анда район башлыгы Михаил Афанасьев та булды. Лаеш районын Кече Елга авылыннан Нурзидә Вәлиуллина тәкъдим итте. Конкурс нәтиҗәләре буенча ул I дәрәҗә лауреат булды һәм оештыручылар – ТР мәдәният министрлыгыннан Диплом алды. Шулай ук “Татар моңы”ның жюри рәисе, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов Михаил Афанасьевка конкурсны оештыруда һәм үткәрүдә ярдәме өчен Рәхмәт хаты тапшырды.
Нурзидә Вәлиуллина Казан федераль университетының филология һәм мәдәниятара коммуникация институтының 3 курс студенты.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте