Район Советы аппараты җитәкчесе Илнар Хантимеров һәм Лаеш муниципаль районы матбугат хезмәте җитәкчесе Рәсим Хаҗиев Имәнкискә авылында булдылар. Урта мәктәп базасында “Имәнкискә – әкияти шәһәрчек” проект-конкурсына әзерләнү һәм үткәрү буенча киңәшмә үтте. Анда актив авыл кешеләре җыелды. Шулай ук Чирпы авыл җирлеге башлыгы Радик Евдокимов та катнашты.
Исегезгә төшерәбез, авылның географик яктан үзенчәлекле урнашуын исәпкә алып конкурска старт бирелде, аның шартлары буенча үзәк урам буйлап кар фигуралары һәм скульптуралары ясарга кирәк. Иҗатның бар процессын һәм нәтиҗәләрне #сказочноеименьково хештегы белән Instagramда урнаштырырга тәкъдим ителә. Проект-конкурс җиңүчеләре акчалата призлар алачак: 1 урын – 5000 сум, 2 урын – 3000 сум, 3 урын – 2000 сум. Нәтиҗәләрне 25 декабрьдә игълан итәчәкләр.
Конкурста үзенең туган авылы Имәнкискәне әкияти итеп күрергә теләге булган һәркем катнаша ала. Барлык сораулар белән авыл җирлеге башкарма комитетына мөрәҗәгать итәргә. Барлык катнашучыларга уңышлар!
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте