Сокуры авылында дзюдо буенча ярышлар узды

2016 елның 12 декабре, дүшәмбе

11 декабрьдә Сокурыда 2005-2006 елгы егетләр һәм кызлар арасында дзюдо буенча Лаеш районы ның ачык беренчелеге булды. Әлеге ярышта безнең район һәм Казан шәһәре спортчылары катнашты. Ярышларның төп судьясы Р.А.Насыйбуллин. Сокуры урта мәктәбе укучылары призлы урыннарны беренче тапкыр гына яуламыйлар. Бу юлы алар мондый нәтиҗәләргә иреште: 1 урын - Талия Сираева, Алексей Умаров, Анна Морозова, Адель Гатауллин; 2 урын - Самат Салахов; 3 урын - Карим Гайнутдинов, Станислав Андреев, Даниил Гареев. 
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International