Г.Р. Державина исемендәге Лаеш ягы музее – туризм лидеры

2016 елның 16 декабре, җомга

Бүген Казанда ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында “Туризм лидеры” конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Анда безнең районны Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музее директоры Фәридә Мортазина тәкъдим итте. Аңа Лаеш районының этник традицияләрен саклавы һәм таратуы өчен "Этнотуризм маршруты - 2016" номинациясендә җиңгәнгә бүләк тапшырдылар. Моңа Никольский (рус традицияләре), Атабай (татар традицияләре) һәм Ташкирмән (керәшен традицияләре) керә. 
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International