Лаешта "Бизнес-десант"

2016 елның 16 декабре, җомга

Бүген Лаешка "Бизнес-десант" килде. ТР икътисад министрлыгының эшмәкәрлекне яклау Үзәге белгечләре эшмәкәрлекне яклауның дәүләт программаларын кулланыпкече һәм урта бизнесны булдыру һәм үстерү турында өйрәтү семинары үткәрделәр. Алар кече һәм урта бизнесны яклау формалары һәм программалары турында, "Фабрика предпринимательства" турында, "Лизинг-грант" программасы турында һәм кызыклы банк продуктлары турында сөйләделәр. Аннан соң Лаеш районы эшмәкәрләре белгечләргә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирү мөмкинлеге алды. 
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International