Районның авыл хуҗалыгында уртача айлык хезмәт хакы агымдагы елның 11 аенда 20952 сум тәшкил итте. Бу узган ел дәрәҗәсеннән 3 процентка югарырак һәм республика авыл хуҗалыгындагы уртача айлык хезмәт хакыннан 14 процентка югары. Хезмәт хакы буенча рейтингта район Тукай, Яшел Үзән һәм Питрәч районнарыннан соң дүртенче урында. Иң югары хезмәт хакы районның “Ак Барс” кошчылык комплексы” ЧҖҖ кошчыларыныкы – 30100 сум, иң түбәне “Девятово” ЧҖҖ механизаторларыныкы – 11152 сум.