Лаеш шәһәре мәдәният йортында Лаеш балалар йорты тәрбияләнүчеләре өчен Иске Яңа елга багышланган бәйрәм чарасы булды. Тамаша дәвамында балаларны яраткан мультфильмнары геройлары шатландырды. Алар балалар өчен төрле конкурслар, викториналар, уеннар һәм, әлбәттә инде, күп кенә сюрпризлар әзерләгәннәр. Гадәттәгечә, бәйрәмдә катнашучылар барысы да шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, биеделәр, ә Кыш бабай белән Кар кызы аларга тәм-томнар бирделәр. Балаларга кунакка район башлыгы Михаил Афанасьев та килде, ул аларны Иске Яңа ел белән котлады һәм яхшы теләкләр теләде. Аннан соң Лаеш балалар йортының һәр тәрбияләнүчесенә яңа ел бүләкләре тапшырылды.