Район башлыгы Михаил Афанасьев Егорьево авылында коену урынында коенды. Шулай ук барлык лаешлыларны Хач ману бәйрәме белән котлады. Аннан соң чәй табыны артында алар Павел атакай белән коену урыннарын төзекләндерүгә кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Район башлыгы фикере буенча, Хач мануда су коену урыннары халык өчен мөмкин булганча уңайлы булырга тиеш.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте