Лаеш районына митрополит Феофан килде

2017 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе

Буген Лаеш районына эш визиты белән Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан килде. Аны район башлыгы Михаил Афанасьев озатып йөрде. Владыка Лаеш шәһәренең София соборында илаһи литургия үткәрде, аннан соң мәхәллә кешеләре алдында вәгазь укыды. Ул дини храмнар барлыкка килгән урыннарда һәрчак халык күп булачагын һәм ул җирлекне бары чәчәк ату гына көтәчәген билгеләде. Митрополит Лаешта хатын-кызлар монастыре төзү буенча актив гамәлләр башлану турында хәбәр итте. “Алар Казанда да, Свияжскида да бар, сезнең шәһәр моңа лаек”, - дип өстәде владыка Феофан.

Аннан соң ул Лаешның Могҗизалар тудыручы Николай чиркәвендә булды. Анда хәзер реконструкция үткәрәләр. Митрополит мәхәллә кешеләре белән аралашты һәм храмны карады. Соңыннан дәрәҗәле кунак Бутыри авылында булды, Казан шәһәренең Успение монастыреның андагы ярдәмче хуҗалыгы белән танышты. Шулай ук авыл храмында да булды.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International