Усады прогимназиясендә Туган тел атналыгы

2017 елның 17 феврале, җомга
2017 елның 13 февраленнән 18енә кадәр Усады прогимназиясендә Туган тел атналыгы үтә, аның кысаларында укучылар һәм тәрбияләнүчеләр стена газеталары, рәсемнәр әзерләделәр, "Знаток Родного языка" викторинасында катнаштылар, "Современные поэты и писатели Татарстана" шигъри кичә үткәрделәр. Әлеге вакыйгаларга бай атнаның йомгагы “Татар егете” конкурсы булды, анда прогимназия укучылары һәм тәрбияләнүчеләре актив катнашты. Конкурсантларга милли костюм, татар биюе әзерләргә һәм күрсәтергә, татар шагыйрьләре шигырьләрен сөйләргә һәм татар әдәбияты буенча үз белемнәрен күрсәтергә кирәк иде. Уен нәтиҗәләре буенча бар конкурсантлар да төрле номинацияләрдә грамоталар белән бүләкләнделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International