Кырым Республикасы Бакчасарай районы делегациясе Лаеш районына килде

2017 елның 20 феврале, дүшәмбе
19 февральдә Бакчасарай районы башлыгы Рефат Дердаров җитәкчелегендәге Кырым Республикасы делегациясе рәсми визит белән Лаеш районында булды. Аларны район башлыгы  Михаил Афанасьев озатып йөрде. Алар безнең районның социаль-мәдәни учреждениеләре һәм предприятиеләре эшчәнлеге белән таныштылар.
Кунаклар визитларын Сокуры авылыннан башладылар, анда балаларны кече яшьтән телләргә өйрәтүгә ориентлашкан “Ромашка” балалар бакчасында, дини хезмәтләрнең тулы бер комплексын үз эченә алган “Юлчы” мәчетендә һәм авылның мәдәният йортында булдылар. Аннан соң делегация "Биосфера" питомнигының балык үрчетү комплексында булды, анда 5 миллион яшь стерлядь, 1 миллион яшь форель үстерү һәм 50 тонна осерт ите җитештерү каралган. Алдагы тукталыш “Лето” компаниясе составына керүче “Егорьево теплицалары” булды, анда яшел тәмләткечләр үстерү белән шөгыльләнәләр.
Соңыннан кунаклар Лаешка килделәр, монда алар өчен осетрлар гаиләсенә керүче балыклар үрчетүче Батыршин КФХга экскурсия оештырылган иде. Рефат Дердаров сүзләре буенча, Лаеш районы Татарстанның социаль мәсьәләләргә аерым игътибар бирелә торган, икътисади үскән муниципалитетларының берсе исеменә дәгъва итәргә хокуклы. Ул Бакчасарай районының Лаеш районыннан өйрәнер нәрсәләре барлыкны билгеләде. Аларга бигрәк тә балык хуҗалыклары эшчәнлеге кызыклы, чөнки алар тәҗрибәсен Кырымда да кулланырга мөмкин.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International