Лаеш районының йомгаклау медсоветы

2017 елның 21 феврале, сишәмбе
20 февральдә район Советының зур залында районның сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең йомгаклау медсоветы булды. Анда ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Елена Шишмарева, район башлыгы урынбасары Илгизә Тимершина һәм Лаеш үзәк район хастаханәсе баш табибы Елена Коробова катнашты.
2016 елдагы эшчәнлек һәм 2017 елга бурычлар турында доклад белән Елена Коробова чыгыш ясады. Елена Шишмарева районның сәламәтлек саклау дәрәҗәсен югары бәяләде һәм урыннарда медицина хезмәткәрләренә игътибар бирергә кирәкле мәсьәләләрне билгеләде.
Лаеш районы матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International