Ташкирмән мәктәбендә гражданлык-хокукый тәрбия айлыгы

2017 елның 28 феврале, сишәмбе

Гражданлык-хокукый тәрбия айлыгы кысаларында Ташкирмән мәктәбендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган ел саен үткәрелүче “Ягез әле, егетләр!” чарасы булды. Анда ике командага бүленгән 1-9 сыйныф укучылары катнашты: “Советы” командасы һәм “Динамо” командасы. 89:81 исәбе белән “Советы” командасы җиңде. Ярышлар киеренке спорт көрәше рәвешендә үтте һәм катнашучылар өчен генә түгел, җанатарлар өчен дә кызыклы булды. Һәркем күп кенә уңай тәэсирләр алды. Әлеге чараны физик культура укытучысы Буров Сергей Александрович үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International