22 февральдә Пенсия фондының Татарстан Республикасы бүлеге управляющие урынбасары гражданнарны шәхсән кабул итте

2017 елның 28 феврале, сишәмбе

2017 елның 22 февралендә Пенсия фондының Лаеш районы идарәсе бинасында Пенсия фондының Татарстан Республикасы бүлеге управляющие урынбасары Елена Полякова гражданнарны шәхсән кабул итте.

Планлаштырылган кабул итү турында мәгълүмат “Кама ягы” газетасы битләрендә һәм Лаеш муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырылган иде. Нәтиҗәдә кабул итүгә 4 граждан язылды. Елена Петровна барлык язылганнарның да кызыксындырган сорауларына җавап бирде.

Кабул итү йомгаклары буенча шуны әйтергә була: бүген районда яшәүчеләрне федераль социаль өстәмә түләү билгеләү, эшләүче пенсионерлар пенсиясен индексацияләү, пенсияне яңа пенсия законнары буенча исәпләү кебек темалар кызыксындыра.

Үз визитының икенче өлешендә Елена Полякова идарәнең җитәкче составы белән эшлекле киңәшмә үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International