Социаль хезмәткәрләр гражданнар белән “түбәдән кар төшкәндә иминлек чаралары турында” аңлату әңгәмәләре үткәрәләр

2017 елның 28 феврале, сишәмбе
Лаеш районының “Алтын көз” халыкка социаль хезмәт күрсәтүнең комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре түбәдән кар һәм боз төшү белән бәйле бәхетсезлек очракларын кисәтү максатыннан үзләре хезмәт күрсәтүче гражданнар белән түбәдән кар төшкәндә иминлек чаралары турында аңлату әңгәмәләре үткәрәләр.
Әңгәмә барышында өлкән кешеләргә сак булырга һәм мөмкин булганча бина стеналарына якын килмәскә, түбәләрдә кар, боз һәм боз сөңгеләре җыелган җирләргә игътибар итәргә һәм алар төшәргә мөмкин булган урыннарны әйләнеп үтәргә киңәш бирәләр.
Әңгәмә азагында белешмәлекләр тапшыралар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International