Семинар Комлы Ковалиның “Золотой ключик” балалар бакчасы базасында үтте. Социаль партнетлык авыл китапханәсе һәм “Золотой ключик” балалар бакчасы хезмәттәшлеге үрнәгендә күрсәтелде. Китапханәче әзерлек төркемендәге балалар өчен “Былину читай, да на ус мотай!” күрсәтмә чарасы үткәрде. Чара барышында балалар былиналар баһадирлары турында китаплар һәм репродукцияләр белән таныштылар, баһадирлар уеннары уйнадылар. Төп нәтиҗә шул – баһадирның көче аның үз Ватанын, үзенең туган җирен яклавында.